Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт вәкиле Зөфәр Салиев вафат


Зөфәр Салиев

Зөфәр Салиев 90нчы елларда Казанга килгәч Ельцинга түбәтәй кидергән активист булып тарихта калды.

1990нчы елларда милли хәрәкәт активисты, Русия президенты Борис Ельцинга Казанда түбәтәй кидерүе белән истә калган Зөфәр Салиев 7 сентябрь иртәсендә вафат булган. Бу турыда тарихчы Нурулла Гариф хәбәр итте.

"Зөфәр абыйга 96 яшь иде. Хәле кичә үк авырайган иде инде. Бүген иртән улы шалтыратып әйтте үлгәнен", дип сөйләде Нурулла Гариф Азатлыкка.

Мәрхүмне дүшәмбе туган авылы Аксубай районы Иске Кармәт авылында җирлиләр.

"Соңгы елларда ул Казанда, кызы тәрбиясендә яшәде. Балалары бик укымышлы, уңган, бөтенесен кайгырттылар, авылда да барысы да әзер" дип сөйләде Нурулла Гариф.

Зөфәр Салиев 1924 елда туган. Икенче дөнья сугышында катнашкан. Туган авылы Кармәттә, аннары Ульян өлкәсендә, соңрак Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында укыта, мәктәп мөдире булып эшли. 1989 елда Казанга күченә, милли хәрәкәттә актив катнаша.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG