Accessibility links

Кайнар хәбәр

COVID-19 ачыклану сәбәпле Башкортстанда өч мәктәп дистанцион укуга күчкән


Республиканың өч районында мәктәпләрдә коронавирус чыганаклары ачыкланган.

Башкортстанның Ишембай, Мәләүз, Иглин районнарында мәктәпләрдә COVID-19 табылу сәбәпле балалар дистанцион укуга күчерелгән. Бу турыда республика хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин хисап биргән.

Барлыгы 323 бала әйдә торып укый диелә. Хаҗин сүзләренчә, вирус ачыклану очраклары турында тиз арада тиешле оешмаларга хәбәр ителә. "Һәр очрак алгоритм нигезендә карала. Ике сәгать эчендә Роспотребнадзорның территориаль идарәсенә һәм сәламәтлек саклау министрлыгына хәбәр ителә. Аралашкан кешеләр һәм кирәк булса укытучы да дистанцион режимга күчерелә. Мәктәпкәчә оешмаларда да шулай эшләнә", дип аңлатты министр.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин мәктәпләрдә коронавирус белән авыручылар югары сыйныф укучылары булуын әйтте.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров мәктәпләрдә коронавирус таралу көтелгәннән азрак булды диде. "Бер-ике атна түзсәк, инкубация чоры узар иде. Бездә күп җитәкчеләр һәм район башлыклары чирли. Берсе авыр хәлдә", дип белдерде Хәбиров. Ул грипптан вакцина ясатуны халык арасында пропагандалауны арттырырга кирәк диде.

Забелин китергән саннарга караганда, республикада 7 сентябрьгә коронавирус йоктыруның барлыгы 8 011 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә тагын 30 кешедә вирус табылган. 67 кеше хастаханәләрдә дәвалана, бишесе авыр хәлдә.

XS
SM
MD
LG