Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда июльдә үлемнәр саны узган ел белән чагыштырганда 54 процентка арткан


Үлүчеләр саны артуы ягыннан Татарстан Идел буе федераль бүлгесендә беренче урында.

Татарстанда июльдә 5461 кеше үлгән. Бу 2019 елның июленә караганда 1920 кешегә күбрәк – узган елда 3541 кеше үлгән булган. Бу саннар Росстат мәгүлүматында китерелә. Татарстан үлүчеләр саны артуы ягыннан Идел буе төбәкләре арасында беренче урынга чыккан.

Икенче урында Башкортстан. 2020 ел июлендә республикада 6221 кеше үлеме теркәлгән, 2019 елда шул ук вакыт арасында 4212 кеше үлгән булган (2009 кешегә кимрәк). Үлемнәр саны быел 47 процентка арткан.

Гомумән алганда, Идел буе федераль округында июльдә үлемнәр 32 процентка арткан.

Русия күләмендә бу нисбәттән иң зур күрсәткеч Ингушетиядә – 92 процент.

Татарстанда балалар туу да кимегән: 2020 ел июлендә 526 кешегә азрак туган, туу кимүе 13 процент тәшкил иткән. Башкортстанда бу күрсәткеч 13,6 процент булган.

2020 елның җиде аенда Татарстанда барлыгы 28 842 кеше үлгән, бу 2019 елның беренче җиде ае белән чагыштырганда 3721 кешегә күбрәк. Үлемнәр 14,8 процентка арткан.

Элегрәк Русия сәламәтлек күзәтүе хезмәте башлыгы Алла Самойлова 2020 елның беренче алты аенда илдә үлемнәр артуы күзәтелә дигән иде. Моның сәбәпләре яңа төр коронавирус таралуы һәм эпидемия белән бәйле кертелгән чикләүләрдә дә диде. Хастаханәләрдә үлемнәр саны да арткан, шулай ук гомуми очраклар да ешайган. Самойлова белдергәнчә, хроник авырулы пациентлар хастаханәләрнең covid-һоспитальләр итеп үзгәртелүе яки карантинга ябылуа аркасында тиешле медицина ярдәме алуда кыенлыклар белән очрашкан. 1 марттан 1 августка кадәр вакыт аралыгында Росздравнадзорга бу хакта мөрәҗәгатьләр саны 39 процентка арткан.

“Төбәкләрдә кан тамырларын дәвалаучы, яман шеш авыруларын дәвалау диспансерлары һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче оешмалар карантинга ябылгач, бу пациентлар чынлыкта табиб ярдәменнән мәхрүм калды” дип искәртте Самойлова.

Планлы медицина ярдәмен вакытлыча туктату күп тапкырлар тәнкыйть ителде. Аерым алганда, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мондый чаралар куллануны хата дип атады. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы бу чараларның башка төр авырулардан үлемнәрнең артуына китергәнен ачыклады. Сентябрь башында элеккеге баш санитар табиб, Русия думасы депутаты Геннадий Онищенко Русиядә коронавирус карантинының артык кырыс булуын билгеләп үтте.

XS
SM
MD
LG