Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: татарстаннарның күпчелеге пандемиядә дәүләттән акчалата ярдәм алмаган


Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере диярлек быел беренче тапкыр эш эзләп мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

Татарстанда эш эзләүчеләр арасында уздырылган сораштыру күрсәткәнчә, коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән дәүләт түләүләре халыкның зур булмаган өлешенә генә кагылган. Респондентларның 79 проценты дәүләттән акча алмаганын әйткән. Сораштыруны hh.ru сайты уздырган.

Респондентларны 18 проценты балаларга акча алганын, 2 проценты үзмәшгуль буларак акчалата ярдәм алганын әйткән.

Сораштыруда катнашучыларның 50 проценты 2020 елда эшсез калганын белдергән. 24 проценты узган елда, 10 проценты алдагы елларда эшен югалтуын әйткән. 16 проценты моңарчы эш эзләгәне булмаганын белдергән. 26 проценты мәшгульлек хезмәтендә беренче тапкыр быел теркәлүен белдергән.

Апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ел башыннан эшсезләр саны 2,5 тапкырга артты дигән мәгълүмат китергән иде. Республика хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы саннарына караганда, 1 августка Татарстанда 76 282 кеше эшсез буларак рәсми теркәлгән.

Бу узган елның августына алынган санга караганда җиде тапкыр күбрәк (11 282). 2020 елның июлендә эшсезләрнең рәсми саны 7801 кешегә арткан.

XS
SM
MD
LG