Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның яңа торак комплексында татар балалар бакчасы төзелә


Татар телендә тәрбия бирәчәк дип аталган балалар бакчасы 220 бала өчен исәпләнгән.

Казанның “Мега” сәүдә үзәге янында төзелүче яңа торак комплексында татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы салына. Бу хакта бүген Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов башкала киңәшмәсендә белдерде.

“Узган ел ахырында 600 урынлы өч балалар бакчасы төзелә башлады. Тиздән алар үз ишекләрен ачачак. “Мой ритм” торак комплексында татар телендә тәрбия һәм белем бирәчәк “Киләчәк” бакчасы төзелә. Ул 220 бала өчен исәпләнгән. Анда алты ясли төркеме булачак”, диде Фәтхетдинов.

Казан түрәләре киңәшмәсендә тагын ике татар балалар бакчасы төзекләндерүе хакында әйтелде. Бу Киров районында урнашкан 417нче һәм Яңа Савин районындагы 93нче бакча.

“93нче балалар бакчасы һәм 268нче балалар бакчасында 137,5 млн сумга капиталь төзекләндерү эшләре бара. Эш беткәч, алар 452 баланы кабул итәчәк. Бакча өстәмә 20 урынга арттырылды. Биш ясли төркеме эшләячәк”, диде Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районы башлыгы Тимур Алибаев.

Моннан тыш, кызлар өчен элекке татар-төрек лицее 4нче гимназия-интернатында да капиталь төзекләндерү эшләре бара. Ул 360 укучыга, шул исәптән интернатта яшәргә 162 кешегә исәпләнгән.

Быел Казанда барлыгы 10 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә, шуларның икесе генә татар бакчасы санала. Моннан тыш, ике ел эчендә 20 яңа балалар бакчасы салынырга тиеш.

XS
SM
MD
LG