Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка режимы дүшәмбе урланган Мария Колесникова Украина чигендә тоткарланды дип белдерә


Мария Колесникова
Мария Колесникова

Рәсми хәбәрдә Беларус оппозициясенең Координация шурасы вәкилләре илдән канунсыз рәвештә чыгарга җыенган диелә. Оппозиция исә Колесникова үзен илдән чыгарып җибәрүгә юл куймаган дип белдерде.

Беларус оппозициясенең Координация шурасы президиумы әгъзасы Мария Колесникова үзен Беларустан мәҗбүри чыгарып җибәрүгә юл куймаган һәм Украина чигендә тоткарланган. Бу турыда Украина рәсми оешмалары һәм Беларус оппозициясендәге чыганаклар хәбәр итә.

Аннан алда "Белта" дәүләт агентлыгы Колесникова һәм аның көрәштәшләре Антон Родненков һәм Иван Кравцов Беларустан канунсыз рәвештә чыгып китәргә теләгән, Колесникова тоткарланган, Родненков һәм Кравцов Украинага киткән дип хәбәр иткән иде.

Украина дәүләт чик хезмәте Колесникова, калган ике көрәштәшеннән аермалы буларак, чикне чыкмады дип белдерде.
Украина эчке эшләр министры урынбасары Антон Геращенко әлеге хәбәргә аңлатма биреп, үзеннән өстәп чик буенда булган хәлне аңлатты. Ул Беларус оппозиция вәкилләре чикне үз теләкләре белән узмавын әйтте. "Мария Колесникованы Беларустан чыгарып җибәрү барып чыкмады, чөнки бу батыр ханым аңа чикне узарга киртә куя торган гамәлләр кылды" дигән Геращенко.

"Интерфакс-Украина"ның Беларус оппозициясе координация шурасындагы чыганагы Колесникованың илдән чыкмау сәбәбен әйткән. Көч кулланып илдән чыгарырга маташканда Колесникова паспортын ерткан диелә.

Хәзерге вакытта Беларус оппозициясенең бу өч вәкиле белән элемтә юк дип хәбәр ителә.

Беларус оппозициясе җитәкчеләренең берсе Мария Колесникованы 7 сентябрьдә иртән билгесез кешеләр алып киткән иде. Шаһитлар сөйләгәнчә, гади киемле һәм битлекле кешеләр Колесникованы мәҗбүриләп микроавтобуска утырткан. Соңрак аның көрәштәшләре Антон Родненков һәм Иван Кравцов белән дә элемтә югалган.

Милиция һәм Тикшерү комитеты вәкилләре Колесникованы тоткарламауларын белдерде. Беларус КГБсы оппозиция вәкилләренең югалуы турында аңлатма бирмәде.

Мария Колесникова – Беларус президентына намзәт булган һәм кулга алынган Виктор Бабарико штабы вәкиле. Сайлауларга әзерлек алдыннан ул тагын бер теркәлмәгән намзәт – Валерий Цепкало һәм президентлыкка намзәт Светлана Тихановская белән берләшеп "Хатын-кызлар өчлеге"ндә чыгышлар ясады. Ул өчлектән Беларуста калган һәм иректә булган бердәнбер әгъзасы иде. Колесникова оппозиция координация шурасының президиумына керде. Якшәмбедә Колесникова оппозициянең чираттагы урам чарасында катнашты.

Беларус президенты Александр Лукашенкага каршы чаралар илнең башкаласында һәм бүтән шәһәрләрендә ай дәвамында диярлек бара. 9 августта Лукашенка президент сайлавында җиңгәннән соң халыкның бер өлеше сайлау нәтиҗәләре ялган дип белдерде. Каршылык чараларында катнашучылардан күпләр тоткарланды, газаплаулар һәм җәберләүләргә дучар ителде.

XS
SM
MD
LG