Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең ике миллиард сумга төшкән "Спутник" эзләү системы ябылган


"Илкүләм дәүләт эзләү системы" булырга тиешле "Спутник" сайтын Ростелекомның кече ширкәте эшли иде.

Ростелекомга керүче кечерәк ширкәтләрнең берсе тормышка ашыра торган "Спутник" эзләү системы проекты ябылган. Бу турыда CNews хәбәр итә.
"Спутник"ны булдыру һәм үстерүгә 2 миллиард сумнан артык акча тотылган булган. Ул ил күләмендә эшләүче дәүләт эзләү системы һәм интернет-портал булачак диелгән иде.

Хәзер "Спутник" сайтында эзләү сүзе кертә торган юл юкка чыккан, ә сәхифәнең баш битендә ширкәт эшләп чыгарган башка продуктларга сылтамалар куелган. Эзләү системы урынына хәзер ул корпоратив сайт булып кына калган.

2016 елда СNews язганча, "Спутник" эзләү системына ике миллиардтан артык сум акча тотылган. Проектны үстерүгә тагын 372,8 миллион сум сораганнар.
Русиянең үз эзләү системы булдыру тәкъдиме 2010 елда яңгыраган. "Спутник"ны 2006 елда ук "КМ-медиа" белгечләре эшли башлаган, аннары ул ширкәтне "Ростелеком" сатып алган.

2014 елда эзләү системы эшләтеп җибәрелгән, 2015 елда шул ук исемдәге браузер гамәлгә кергән. Ростелеком "Спутник"ны эшләтеп җибәрү уңышсыз дип таныган. 2017 елда Ростелеком җитәкчесе Михаил Осеевский "Спутник"ны дәүләт оешмалары һәм ширкәтләрендә мәҗбүри куллану кертергә тәкъдим иткән, ләкин ул хуплау тапмаган.

XS
SM
MD
LG