Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык радиосының Маҗар хезмәте эшли башлады


Будапешт күренеше
Будапешт күренеше

Халыкара оешмалар илдә матбугат чаралары иреге белән вазгыятьнең начараюн билгели, Маҗар хезмәте шул шартларда эшли башлады.

8 сентябрьдә Азат Европа/Азатлык радиосының Маҗар хезмәте яңадан эшли башлады. Ул Салкын сугыш тәмамланып, Маҗарстан демократиягә күчкәч ябылган иде.

Халыкара оешмалар илдә матбугат чаралары иреге белән вазгыятьнең начараюн билгели, Маҗар хезмәте шул шартларда эшли башлады.

"Без Маҗарстанга алдынгы контент һәм Азатлык радиосына хас иҗтимагый мәнфәгатьләргә хезмәт итүгә бирелгәнлек белән кайтуыбызга бик шат", диде корпорация җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дэйзи Синделар.

Маҗар хезмәтен Дьюла Чак җитәкчелек итә, аңа кадәр ул Euronews-та эшләде, BBC-ның Маҗар хезмәте хәбәрчесе булды, Маҗар матбугат чараларында җитәкче урыннар биләде.

Азат Европа/Азатлык радиосы Маҗар хезмәтен эшләтеп җибәрү карарын былтыр көз кабул иткән иде. Бу илдәге медиа өлкәсендә җитди үзгәрешләргә җавап булды. "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасының 2020 елга матбугат иреге индексы рейтингында Маҗарстан 16 урынга төшеп, 89нчы урынны алды. Соңгы 10 елда Виктор Орбан хөкүмәте турыдан-туры яки башка формада илдәге күпчелек әйдәүче матбугат чараларын, шул исәптән иҗтимагый телевидение һәм радионы үз контроленә алды.

Азатлык радиосының Маҗар хезмәте (Szabad Europa Radio) элек Мюнһеннан тапшырулар эшләде һәм 1993 елда ябылган иде. Маҗар хезмәтенең хәзерге бюросы Будапештта урнашкан һәм ул онлайн-платформа буларак эшли.

Элегрәк Азат Европа/Азатлык радиосы шулай ук Романия һәм Болгарстанда яңадан эшли башлаган иде.

XS
SM
MD
LG