Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат


 Гөлнара Зиннәтуллина
Гөлнара Зиннәтуллина

47 ел гомерен татар телевидениесына багышлаган журналистка 68 яшь иде.

Журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат. Бу хәбәрне Азатлыкка аның элекке хезмәттәше, хәзер "Безнең гәҗит" газеты хуҗасы Илфат Фәйзрахманов раслады.

"Ул озак еллар яман шеш белән көрәште, җиңә алмады. Күптән түгел химиотерапия алган иде. Телевидениеда бергә эшләдек, дус булдык. Авыргач та очрашып тордык, якын көннәрдә тагын очрашасы идек. Ахыргы көненә кадәр һәркем белән елмаеп сөйләште, рухы сынмады", дип сөйләде Илфат әфәнде.

Гөлнара Зиннәтуллина 1952 елның 7 апрелендә туган. Татарстан телевидениесында 47 ел эшләгән. Күпсанлы тапшырулар авторы, алып баручы булды.

Дүрт ел элек Гөлнара Зиннәтуллина Азатлыкка яман шеш белән көрәшү михнәтләре турында сөйләгән иде. "Мин менә уйлыйм: ярый да мин әз-мәз билгеле журналист бу дөньяда. Калган кеше нишләргә тиеш? Гап-гади кеше?", диде Гөлнара ханым. Аның яман шеш белән көрәшендә 40 ел телевидениедәге тәҗрибәсе, онкология өлкәсендә туганы эшләве, Татарстан хөкүмәте һәм депутатлар кушылуыннан ярдәм зур булганын аңлавы турында әйтте.

XS
SM
MD
LG