Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда һәм башка төбәкләрдә "Берләшкән демократлар" вәкилләрендә тентүләр уза


Ирина Никифирова (архив фотосы)
Ирина Никифирова (архив фотосы)

Тентүләр ЮКОС эше кысаларында уза диелә.

Русиянең берничә шәһәрендә "Ачык Русия" хәрәкәтенең "Берләшкән демократлар" проектында катнашучыларның өйләренә куәт оешмалары килгән. Тентүләр "Ачык Русия" һәм "МБХ медиа" офисларында да уза. Бу турыда "Берләшкән демократлар" Telegram-каналы хәбәр итә.

Казанда Осиново авыл шурасына депутатлыкка намзәт булган, мәхкәмә тарафыннан сайлаудан читләштерелгән экология активисты Ирина Никифорова өендә тентү уза. Шулай ук "Берләшкән демократлар"ның Казандагы штабында да тентү бара дип хәбәр ителә. Моннан тыш, штаб технологы Андрей Давыдовның Казанда яллап торган фатирында, депутатлыкка намзәт Эмиль Гәрәевның әти-әниләрендә тентү уза диелә.

Куәт оешмалары Владимир һәм Иваново өлкәләрендә дә проектның координаторларына килгән.

"МБХ медиа" үзенең Мәскәүдәге офисына куәт оешмалары вәкилләре килгәнен хәбәр итте. Бу кешеләр үзләрен икътисади иминлек идарәсе хезмәткәрләре дип таныштырган.

Тентү турында карарлар барысы да Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе тарафыннан чыгарылган. Тентүләр ЮКОС эше кысаларында бара дип хәбәр итә ОВД-инфо.

"Берләшкән демократлар" - бәйсез намзәтләргә муниципаль сайлауларда катнашырга ярдәм итүче проект. Ул, "Ачык Русия" һәм "МБХ медиа" кебек үк, Михаил Ходорковский ярдәме белән оештырылган.

XS
SM
MD
LG