Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башинформ" баш мөхәррире вазифаларын башкаручы итеп Руслан Шәрәфетдинов билгеләнгән


Руслан Шәрәфетдинов
Руслан Шәрәфетдинов

Элеккеге җитәкче Алик Шакиров агентлыкта эшләвен дәвам итәчәк.

Башкортстанның “Башинформ” дәүләт мәгълүмат агентлыгында баш мөхәррир алышына. 9 сентябрьдән агентлык баш мөхәррир вазифасын башкаручы итеп Руслан Шәрәфетдинов билгеләнде. Элеккеге җитәкче Алик Шакиров агентлыкта эшләвен дәвам итәчәк дип белдергән Башкортстанның матбугат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев.

Руслан Шәрәфетдинов 1970 елда Уфада туган. Львовта югары хәрби училище тәмамлаган, Башкорт дәүләт университетында юристлыкка укып чыккан. 1994 - 2012 елларда Башкортстан эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән. Министрлыкның матбугат хезмтендә эшләгән, министр урынбасары вазифасын биләгән. Соңгы вакытта БСТ каналында чыга торган “Честно говоря” телепроекты белән шөгыльләнгән.

XS
SM
MD
LG