Accessibility links

Кайнар хәбәр

Помпео: Кремльнең Навальныйны агулауга катнашы булу ихтималы зур


Майк Помпео
Майк Помпео

АКШ дәүләт секретаре алга таба мондый хәлләр кабатлану куркынычын киметү өчен бөтенесен эшләячәкбез диде.

АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Америка радиосына әңгәмәсе вакытында Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның агулануын телгә алып, бу агулауга Мәскәү Кремле катнашы булырга мөмкин дип белдерде. "Бу Русиянең югары рәсми затлары күрсәтмәсе белән эшләнгән булуы ихтималы зур" диде Помпео.

Ул хәзерге вакытта АКШ Европа илләре белән берлектә Навальныйга һөҗүм өчен җаваплыларны табарга тырыша диде. "Алга таба мондый хәлләр кабатлану куркынычын киметү өчен без бөтенесен эшләячәкбез" дип белдерде Помпео, шул ук вакытта президент Дональд Трамп идарәсе нинди чаралар күрергә мөмкин икәнен ачыклап әйтмәде. Диссидентларга һөҗүмнәрне Помпео дәүләтләрнең абруена "кара тап" булып төшкәнен ассызыклады. "Нормаль илләр алай эшләми" диде ул.

Помпео Навальныйны агулауны оештыруда Русия хакимиятен турыдан-туры гаепләмәсә дә, бу Ак йортның Навальныйга һөҗүмгә Кремль катнашы булуы әлеге вакыйганың сәбәпләренең иң ихтимал версиясе дип беренче мәртәбә тануы. Моңа кадәр АКШ һәм Европа илләре Мәскәүдән бу хәлне җентекләп тикшерүне таләп итә иде һәм моны Русия Химик коралны юк итү килешүе кысаларында эшләргә тиешле икәнен искәртеп килделәр.

20 августта Навальный агулану билгеләре белән Омскида хастаханәгә эләкте. Ике көннән аны дәваланырга Германиягә җибәрделәр. 24 августта Германия хөкүмәте Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугышта куллланыла торган агулау матдәсе эзләре табылганын белдерде.

Кремль Навальныйның агулануын кире кага. Омски хастаханәсе табиблары сәясмәннең хәле кинәт начараюына матдәләр алмашы бозылуы сәбәп булган дип белдерделәр.

Аннан алда Die Zeit газеты аноним чыганакларга таянып Навальныйны агулаган матдә махсус хезмәтләр лабораторияләрендә генә эшләп чыгарыла ала, шуңа күрә агулауны оештыручы бары ФСБ гына була ала дип язып чыкты. Агу сәясмәннең чәй касәсенә сиптерелгән булырга мөмкин диелә. Соңрак агу эзләре Навальный су эчкән шешәдә һәм аның кулларында табылганы әйтелә. Сәясмән очкычта ук үләргә тиеш булган, бары бәхетле очрак - пилотларның вакытында Омскига төшеп утыруы һәм Омски табибларының агуга каршы антропин кадавы аркасында гына ул исән калган дигән нәтиҗә ясый журналистлар.

XS
SM
MD
LG