Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Альберт Разинны искә алып ялгыз пикет үтте


Кәшиф Гатин ялгыз пикетта
Кәшиф Гатин ялгыз пикетта

ТИҮ узган елның 10 сентябрендә удмурт теленең авыр хәленә игътибарны җәлеп итү өчен үз-үзенәут төртеп яндырган удмурт милли хәрәкәте активисты Альберт Разинны искә алып Казанда бер кешелек пикет уздырды.

10 сентябрьдә Татарстан прламенты каршында үткән пикетка ТИҮ активисты Кәшиф Гатин чыкты.

Пикетчы кулына бер ягына татарча "Удмурт каһарманы Альберт Разин туган теле өчен үзен үзе яндыруга 10 сентябрьдә бер ел тулды. Татар кешесе! Син туган телең югалмасын өчен нәрсә эшлисең?", икенче ягына урысча язылган "Иртәгә минем телем юкка чыга икән, мин бүген үләргә әзер. Альберт Разин. 10 сентябрь 2019" шигарен күтәреп торды.

Кәшиф Гатин Азатлыкка белдерүенчә, Альберт Разин бары тик удмурт каһарманы гына түгел, Русия империясендәге изелгән бөтен милләтләрнең дә каһарманы.

"Аның ялкыны - шул изелгән милләтләрнең көрәш ялкыны. Аның вафатына бүген бер ел тулды. Рәсми хакимиятләр бу хәлне күрмәскә, ишетмәскә тырышалар. Ә безнең максатыбыз империянең шул җинаятен фаш итеп, резонанс тудырып халыкларны милли азатлыкка күтәрү", диде.

Аның фикеренчә, Русиядә бар милләт тә тигез булырга тиеш. Әмма бүген Русиядә бары тик урыс милләте генә иң мөһим халык санала.

"Русиядә урысларның теле генә дәүләт коручы халык теле. Русия фәннәр академиясенең бер билгеләмәсе бар. Бу билгеләмәдә фашизмның нәрсә булуы ачып салына. Шушы академия сүзләре белән әйтсәк, әгәр бер милләт үзен башка милләтләрдән өстен куеп, башка милләтләрне изә икән, аларның телләрен, мәдәниятләрен юкка чыгара икән, бу - фашизм дип атала.

БМОның халыкара документларында да бер милләт башка милләтләрне изә икән, ул сәяси систем һичшиксез юкка чыгарылырга тиеш диелгән", дип белдерде.

Кәшиф Гатин Альберт Разинны искә алуны Татарстан парламенты каршындагы пикет уздыру белән генә чикләнеп калмаячакларын, төштән соң Бауман урамында да "Татар кешесе, син туган телең югалмасын өчен нәрсә эшлисең?", дигән шигарь белән ялгыз пикетка чыгачакларын әйтте.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG