Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста протестлар турында хәбәрдар русияләрнең 39 проценты Лукашенка гамәлләрен хуплый


Минскида протестлар вакытында

Сораштыруда катнашучыларның биштән бере протестта катнашучылар ягында.

Беларустан президент сайлауларынан соң башланган протестлар турында кызыксынучы русияләрнең 39 проценты ил президенты Александр Лукашенка проестны бастыруда дөрес алымнар куллана дип саный. Бу "Иҗтимагый фикер" Фонды уздырган сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган. Сораштыру август ахырында булган.

Лукашенка хаклы диючеләрнең 55 проценты 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Алар Лукашенканың канун нигезендә сайланган президент булуын һәм канун кысаларында эш итүен әйткән. Шулай ук алар Лукашенканы Беларуста Украинадагы кебек хәлләр кабатланмасын өчен тырыша дип саный.

Беларус хәлләреннән хәбәрдар булган русияләрнең 21 проценты Лукашенка дөрес эшләми дип белдергән. Болай дип санаучыларның өчтән бере - 18-30 яшьлекләр. Лукашенканы хупламаучылар президент "хәлнең торышын белми, вазгыятьнең киеренкеләнүенә китерә", "кешеләрнең протеска чыгарга сәбәпләре бар" дигән.

27 процент Лукашенка гамәлләренә мөнәсәбәтен белдерергә кыенсынган.

Респондентларның 87 проценты Беларустагы протестлар турында белә, шуларның 30 проценты бу турыда яхшы хәбәрдар, 57 проценты гомуми мәгълүматка ия, 13 проценты бу турыда беренче ишетәм дигән.

9 августта узган президент сайлауларыннан соң Беларуста протестлар туктамый. Халык сайлау нәтиҗәләре ялган дип белдерә. Протестчылар төзегән Координация шурасы президиумы тулы составта диярлек кулга алынды, яки илдән китәргә мәҗбүр ителде.

Беларус президенты вазифасына элеккеге намзәт, Лукашенканың төп көндәше Светлана Тихановская русияләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Ул протестлар тутында Беларус һәм Русия алып барган пропагандага ышанмаска чакырды.

XS
SM
MD
LG