Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 30га җитте


10 сентябрьдә рәсми статистикага Башкортстаннан бер үлем кертелде.

Башкортстанда тагын бер кеше коронавирустан үлгән. Бу мәгълүматны стопкоронавиркс.рф сайты китерә. 10 сентябрьгә республикада COVID-19 белән барлыгы 30 кеше үлгән. Эпидемия дәвамында 8101 кешедә вирус расланган, шулардан 548 кеше авыруның актив фазасында дип хәбәр ителә. Узган тәүлектә тагын 29 кешедә COVID-19 ачыкланган.

Татарстанда 21 яңа очрак булуы хәбәр ителә. 782 кеше хастаханәләрдә һәм өйләрендә чирдән дәвалана диелә. Татарстан рәсми саннарында барлыгы 66 үлем очрагы теркәлгән. Русия статистикасына шулардан 36 очрак кергән.

Русиядә узган тәүлектә 5372 кешедә коронавирус расланган, 128 кеше үлгән. Эпидемия дәвамында вирус барлыгы 1 046 370 кешедә ачыкланган, 18 263 үлем очрагы турында әйтелә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG