Accessibility links

Кайнар хәбәр

Idel.Реалии Кытайның Идел буена экспансиясе турында махсус проект башлады


Махсус сәхифәдә Кытайның глобаль проекты Чуашстанга ничек йогынты ясаганы күрсәтелә.

Idel.Реалии башлаган махсус сәхифә "Бер каеш һәм бер юл" дип аталган (аны "Яңа Ефәк юлы" дип тә атыйлар) глобаль проектының Русиядә Идел буе төбәкләренә йогынтысын тасвирлый.

Проектта Кытай Чуашстанның төрле районнарында тормышка ашырырга теләгән инициативаларга анализ ясала. Тикшеренү ачыклаганча, төбәк хакимияте озак еллар дәвамында Кытай проектларын уздырырга маташкан. Активистлар монда канун бозулар булуын әйтә.

Чуашстан башлыгы сайлау алдыннан Кытай проектлары турында намзәтләр дә күп фикер алышты. Республиканың барлык районнарында халык бу инвестицияләргә каршы чыкты. Чуашстан башлыгы вазифасына намзәт булган һәм әлеге вакытта Чуашстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкарган Олег Николаевның Кытай инвестицияләре турында сөйләгән сүзләре сайлаулар алдыннан кискен үзгәрде.

Чуашстанда Кытайның "Сычуань-Чувашия" инвестиция проекты тормышка ашырылу республиканың социаль-икътисади үсешенең яңа програмында язып куелган. Програмның өлгесе Югары икътисад шурасы утырышында тәкъдим ителде, бу шура Чуашстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Николаев тарафыннан төзелгән иде.

2020 елның апрелендә Кытай коммунистлар фиркасе вәкилләре белән киңәшмә вакытында Николаев "Сычуань-Чувашия" проекты тормышка ашырылу дәвам итә диде.

2020 елның 13 сентябрендә Чуашстанда төбәк башлыгын сайлаулар узачак. Сайлаулар алдыннан Николаев бөтенләй башкача сөйли башлады. Үзенең мәгълүмат бюллетенендә Олег Николаев "уйланып бетерелмәгән "Сычуань-Чувашия" Русия-Кытай уртак проектын туктаттым" дип белдерә, бу проектның республиканың берничә районында социаль каршылыклар китереп чыгарганын әйтә.

Махсус сәхифә Чуашстанның биш районына багышланган. Һәрбер район аерым рубрика буларак бирелә. Халык, экспертлар фикере урын алган.

"Яңа ефәк юлы"ның коры җир өлеше Евразия аша уза. Ул әлеге юл уңаенда урнашкан илләр белән сәүдәү әйләнешен 2,5 триллион долларга арттыруны күз уңында тота. Юлның бер өлеше Синҗан-Уйгыр төбәге аша үтә. Белгечләр әлеге төбәктә уйгырларны һәм андагы башка халыкларны эзәрлекләү шушы икътисади проектны тормышка ашыруда Синҗан төбәгенең мөһимлеге белән бәйле дип саный.

Зур юл шулай Иркутски, Мәскәү һәм Казан аша да узар дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG