Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 2030 елга кадәр телләр үсеше програмы өчен 1 млрд сум бүләчәк


Татарстан хөкүмәте бинасы
Татарстан хөкүмәте бинасы

10 сентябрьдә Татарстан хөкүмәте телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмын раслады.

Бу програм хакында карар хөкүмәт сайтында дөнья күрде. Програм 2023-2030 елларга исәпләнгән. Сигез ел эчендә Татарстар бюджетыннан 1 млрд сум акча бүленәчәк.

Телләр турындагы програм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында булачак. Ул дәүләт хезмәтендә һәм мәгариф тармагында татар телен куллануны, татарлар яшәгән төбәкләргә ярдәм итүне күзаллый. Аерым алганда, дәүләт һәм муниципаль идарәдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә аудиовизуаль мәгълүматны ике дәүләт телендә куллану 50гә 50 дәрәҗәсенә җитәргә тиеш.Татарстан халыкларының туган телләрен өйрәнүдә укыту методик комплектлары белән 100 процент тәэмин ителәчәк. Татар телен өйрәнү курсларын оештыру, Русия төбәкләренә ярдәм итү каралган. Филология өлкәсендә фәнни эшләр саны артырга тиеш. Архивларда сакланучы рус һәм татар язмаларын дигитальләштерүне 100 процентка җиткерү бурычы куелган. Татарстанда төрле халыкларның якшәмбе мәктәпләре саны 50 күрсәткечендә сакланачак. Балалар өчен татар телендә 320 кыска метражлы фильмнар һәм мультфильмнар эшләү каралган. Дәүләт оешмаларында белешмә мәгълүматы 100 процент ике телдә башкарылырга тиеш дигән бурыч куелган.

Телләр үсеше програмының бюджеты арттырылмаган. 2014-2022 еллар програмында да 1 млрд сум акча каралган иде. Алга таба ел саен уртача 130 млн сум тотылачак диелә хөкүмәт карарында.

XS
SM
MD
LG