Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Милли кием көненә флешмоб бара  


Иң яхшы фотолар 2021 елның фотокалендаренда урнаштырылачак.

11 сентябрь Башкортстанда Милли кием көне уңаеннан республика мәдәният министрлыгы "Минем милли киемем" флешмобы игълан иткән: катнашучылар социаль челтәрләрдә #МиллиКостюм хэштегы белән милли киемле фотолар элә.

Иң яхшы фотолар 2021 елның фотокалендаренда урнаштырылачак, дип белдерә оештыручылар.

Башкортстанда Милли кием көне 2020 елдан башлап елга ике тапкыр: апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында бәйрәм ителә. Республика буйлап әлеге көнгә багышланган чаралар 10 сентябрьдә башланды. Аңа музейлар, театрлар, китапханәләр, башка төрле иҗат оешмалары кушылды.

XS
SM
MD
LG