Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: чыгымнарны кисәргә туры киләчәк


Татарстан президенты сүзләренчә, бюджетның керем өлеше 34 млрд сум акча югалткан. 

Татарстан бюджетының чыгымнары киметелергә мөмкин. Бу хакта бүген Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйтте. Бу бюджетның керем өлеше кимү белән бәйле. Президент моны 90 еллардагы бюджет кризисы белән чагыштырды.

"33-34 млрд сумлык минус белән барабыз. Фәрит Мөхәммәтшин премьер-министр булып эшләгән вакытта бик авыр чор иде. Мин күптән эшлим, болай түбән төшкән булмады. Бюджетның керем өлеше бик киеренке. Моннан тыш, 3 млрд сумлык дефицит бар. Безгә керем өлкәсендә дә, бюджет кытлыгын киметү буенча да эшләү зарур. Нинди чыгымнарны киметеп булуын карарга кирәк. Инвестиция програмы 2018 ел дәрәҗәсендә булачак. Барлык програмны да калдырырга тырышырбыз, ләкин аларның күләмен карарга кирәк", диде Миңнеханов.

Киләсе елда Татарстанда зур корылмалар төзүләр көтелмәячәк. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2021 ел тагын да катлаулырак булуы бар.

"Киләсе ел җиңел булмаячак. Шундук кисәтеп куясым килә ТАССРның 100 еллыгындагы кебек эшләрне башкарырга мөмкинлекләр булмаячак. Бар да яхшы барса, безгә ике ел вакыт кирәк. Нефть тармагына салым арттыру мәсьәләсе дә бар. Бу бик киеренке эш булачак", диде ул.

Узган ел белән чагыштырганда, Татарстан икътисадының күпчелек тармагында үсеш күзәтелми. Җитештерү өлкәсе 2,5 процент кимү белән бара. Җир асты байлыкларын табу алты процентка кимегән. Бу да Татарстан бюджетында тискәре күрсәткеч буларак чагылыш тапкан.

XS
SM
MD
LG