Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сайлауның беренче көнендә катнашучылар саны белән Русиядә беренче урында диелә


Татарстанда тавыш бирү урыны буларак кулланылучы автобус
Татарстанда тавыш бирү урыны буларак кулланылучы автобус

Татарстандагы сайлауларда 11 сентябрь, тавыш бирүнең беренче көнендә сайлаучыларның 27,58 проценты тавыш биргән. Бу турыда республика үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде. Аның әйтүенчә, Татарстандагы 3 меңләп сайлау урынында 810 меңләп кеше тавыш биргән.

Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова әйтүенчә, тавыш бирүнең беренче көне нәтиҗәләренә караганда, төбәк җитәкчеләрен сайлаулар узган регионнар арасында Татарстан сайлаучылар активлыгы белән беренче урында тора. Иң артта Иркутски, анда губернатор сайлауның беренче көнендә 8,11 протцент сайлаучы гына тавыш биргән.

Казандагы 118нче сайлау бүлеге комиссиясенең хәлиткеч тавышка ия әгъзасы Искәндәр Ясәвиев кичәге тавыш бирүдән соң сайлау бүлеге төнгелеккә ябылгач кулланылган һәм кулланылмаган бюллетеньнәрнең полиция бүлегенә алып кителүен белдерде. Ул монда сайлау кануны бозылуны күреп Русия үзәк сайлау комиссиясенә шикаять җибәргән.

Әлеге сайлау бүлеге рәисе Евгения Сабируллова Ясәвиевкә бу хәлне әлеге сайлау урынының төнлә сакланмавы сәбәпле шулай карар ителүе белән аңлаткан.

Ясәвиев шикаятендә сайлаучылар тамга куйган һәм кулланылмаган бюллетеньнәрне тавыш бирү урыныннан читкә алып китүнең вакытыннан алда тавыш бирү тәртибен бозуы һәм хәрәмләшүләргә мөмкинлекләр ачуы языла.

Бар республикада 11-13 сентябрьдә президент сайлау, Казанда шәһәр думасын, Чаллы белән Түбән Камада шәһәр шураларына депутатлар сайлау уза. Шулай ук бар Татарстан буйлап муниципаль сайлаулар үтә.

XS
SM
MD
LG