Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Фаил Алчынов тоткарланды


Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

Бүген, 12 сентябрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре “Башкорт” хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Фаил Алчыновны тоткарлаган һәм кулын богаулап алып киткән.

10 көн ябып тотылган һәм бүген иреккә чыккан активист Рәмилә Сәетованы каршылау өчен Алчынов дуслары белән Уфаның Колгуев урамында административ җәзага тартылганнарны ябып тоту урыны янына килгән булган.

Сәетова берничә машина белән килгән ЮХИДИ хезмәткәрләренең Алчыновның кулларына артка каерып богаулавын һәм протокол тутыруын видеога төшергән.

Алчыновның ни өчен тоткарлануы әлегә билгесез.

Шаһитләр әйтүенчә, ИХИДИ хезмәткәрләре Алчыновның машинасындагы тәрәзәнең караңгылатылган булу-булмавын тикшерү өчен тәрәзәләрен күтәрергә кушкан, тәрәзәләр күтәрелмәве авыклангач активистны машинасыннан чыгарып кулларын богаулаганнар.

XS
SM
MD
LG