Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда президент сайлауда 56 процент алдан тавыш биргән


Русия үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда президент сайлауның алдан тавыш бирү көннәрендә, 11-12 сентябрьдә сайлаучыларның 56,64 проценты тавыш биргәнлеген белдерде. Тавыш бирүнең төп көне 13 сентябрьдә уза.

2015 елгы президент сайлауда 84 процент тавыш биргән иде, хакимияттәге Рөстәм Миңнехановның 94 процент тавыш җыюы игълан ителде.

Быелгы президент сайлауда 5 намзәт катнаша. Алар: Әлфрид Вәлиев (“Русия коммунистлары”), Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), Рөстәм Миңнеханов (“Бердәм Русия”), Әлмир Михеев ("Гадел Русия”), Владимир Сурчилов (ЛДПР).

XS
SM
MD
LG