Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскидагы якшәмбе протестында 400дән артык кеше тоткарланган


Минскидагы протест чарасы, 13 сентябрь 2020
Минскидагы протест чарасы, 13 сентябрь 2020

13 сентябрьдә Минскида Беларустагы президент сайлавындагы хәрәмләшүгә каршы чираттагы якшәмбе митингында 400дән артык кеше тоткарланган.

Беларустагы президент сайлаудан соң башланган протест чаралары бүген башкала Минскида һәм илнең төрле шәһәрләрендә дәвам итте. Минскида “Каһарманнар маршы” дип аталган чарада катнашучылар президент утырмасына кадәр барып җитәргә теләде, әмма аларны иминлек көчләре туктатты.

Протест белдерүчеләргә Җиңүчеләр проспектында президент утырмасына бер чакрымлап кала күпсанлы милиция хезмәткәрләре каршы чыкканнан соң алар борылып кире үзәккә таба китте һәм акрынлап таралышты.

Иминлек хезмәткәрләренең протестчылар күпләп тупланган урыннарда аларга һөҗүм итмәве, әмма кечкенәрәк төркемнәргә һөҗүм итеп тоткарлавы хәбәр ителә. Беларус эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, барлыгы 400дән артык кеше тоткарланган.

9 августтан бирле Беларуста киңкүләм протест чаралары үтә. Протестлар президент сайлавында хакимияттәге Александр Лукашенко җиңүе игълан ителгәч башланды. Оппозиция сайлауда Светлана Тихановская җиңгәнен игълан итте. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән оппозицион намзәт Тихановская җиңүен күрсәтте.

XS
SM
MD
LG