Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экзит-пол: Рөстәм Миңнеханов сайлауда 81,2% белән җиңә


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Икенче урында 6,5% белән “Русия коммунистлары”ннан Әлфрид Вәлиев бара. Татарстанда сайлау бүлгеләре кичке 8дә ябылды.

ФОМ социологик сораштырулар фонды үткәргән экзит-полга күрә, Татарстан президентын сайлавында 81,2% белән Рөстәм Миңнеханов җиңә. “Русия коммунистлары” фиркасе вәкиле Әлфрид Вәлиев 6,5% белән икенче урында бара.

"Гадел Русия”​ фиркасеннән Әлмир Михеев 4%, ЛДПРдан Владимир Сурчилов 3,4%, Үсеш фиркасеннән Олег Коробченко 2%​ җыйган, дип китерелә экзит-пол нәтиҗәләре.

Сораштыру тавыш бирүнең өч көнендә дә оештырылды. Экзит-полда барлыгы 8 меңләп кеше җавап бирде, дип хәбәр ителә.

Русиядә төбәк җитәкчеләрен сайлаулар узган регионнар арасында Татарстанда иң югары активлык теркәлде. Республикада сайлаучыларның 73,66%-ы тавыш биргән. Иң түбән активлык исә Архангел өлкәсендә күзәтелде, анда 22,38% кеше тавыш биргән.

11-13 сентябрь көнне Татарстанда республика президентын сайлау узган. Тавыш бирү тарихта беренче тапкыр 3 көн дәвам иткән. 13 сентябрь кичке 8дә сайлау бүлгеләре ябылды.

XS
SM
MD
LG