Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан торак-коммуналь түләүләр иң нык үскән төбәкләр арасына кергән


Русиянең 43 төбәгендә гаиләнең торак-коммуналь хезмәтләргә китүче чыгымнары арткан.

Русия гаиләләрендә барлык куллану чыгымнарның якынча 9,6 процентын торак-коммуналь чыгымнар тәшкил итә. Русия гаиләсе бу максаттан аена якынча 4,8 мең сум тота. Шул ук вакытта 2019 елда илнең 43 төбәгендә бу чыгымнар күләме арткан. Татарстан беренче өчлектә.

Акъярда бу күрсәткеч 1,9 процентка үскән, Татарстанда – 1,6 процентка, Чечняда – 1,5 процентка. Бу саннар РИА Новости уздырган тикшеренүләрдә күренә.

Татарстан һәм Башкортстан гаиләнең чыгымнарында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр ягыннан 21нче һәм 10нчы урында. Татарстанда гаилә “коммуналка”га якынча 4 218 сум тота, бу гаилә чыгымнарының 8,8 процентын тәшкил итә. Башкортстанда – 3706 сум, 7,7 процент.

Русия төбәкләрендә гаилә чыгымнарында торак-коммуналь түләүләр өлеше 4,9 проценттан алып 13,7 процентка кадәр. Иң зур күрсәткеч – Комида (13,7%), Чукотка (13,6%) һәм Магадан өлкәсендә (12,9%). Русиянең 47 төбәгендә халык чыгымнарының уннан бер өлешеннән артыгын торак-комммуналь хезмәтләргә тота.

XS
SM
MD
LG