Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кондратьев Татарстан сайлауларындагы басымны 1990нчы еллар белән чагыштырды


Андрей Кондратьев
Андрей Кондратьев

Рәсмиләр Татарстан сайлау бүлгеләре әгъзаларына моңа кадәр күрелмәгән басым булды дип саный. Андрей Кондратьев якын киләчәктә "оятсыз һәм ялган хәбәр таратучыларның" исемнәрен атаячагын әйтте.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында "сайлау бүлгеләре әгъзаларына моңарчы күрелмәгән басым булды" дип сөйләде.

"Безнең сайлау бүлгеләре әгъзаларына моңа кадәр күрелмәгән басым булды. Без һәр мөрәҗәгать, шалтырату буенча урынга чыктык. Шалтыратуларны үзем дә кабул иттем. Без аралашкан кешеләр белән очраша башладык. Сайлау комиссияләре әгъзалары - нигездә укытучылар, табиблар, баша оешмаларда эшләүчеләр. Аларга карата кайчак оятсыз гамәлләр кылдылар. 1990нчы еллардагы кебек. Без барлык җирле сайлау комиссияләре әгъзаларын яклаячакбыз. Журналистлар белән аерым очрашачакмын һәм безгә иптәш булмаган иптәшләрнең фамилияләрен атаячакмын. Әлегә мин кемне дә булса гаепләргә әзер түгел. Гәрчә бу аерым фиркаләр һәм кайбер иптәшләр тарафыннан алдан әзерләнгән әйбер иде. Безгә 50 җитди мөрәҗәгать булды. Тикшердек, урыннарга бардык, җавап бирдек. Телефоннан 536 шалтрату булды. 50 язма мөрәҗәгатьнең 26сы Русия үзәк сайлау комиссиясеннән килде. Ике мөрәҗәгать прокуратурага җибәрелгән иде", диде Кондратьев.

Моңа кадәр җирле сайлау комиссиясендә киңәш бирү тавышы хокукына ия булган әгъза, социолог Искәндәр Ясәвиев тартмага күпләп бюллетеньнәр ату очрагы буенча мөрәҗәгать юллаган булган. Андрей Кондратьев бу очрак расланмады дип белдерде. Казанның 118нче сайлау участогында комиссиядә киңәш бирү тавышы хокукына ия булган әгъзаның видеога төшергән вакытта телефонын тартып алуы турында хәбәр ителде.

"Бу расланган фактмы? Телефонны тартып алуы видеога теркәлгәнме? Мин бу участокка ике тапкыр бардым. Анда бик тыныч иде. Ясәвиев безгә билгеле кеше. Бу әйберләр расланмады. Әгәр сезнең киресен раслаучы дәлилләр бар икән, хәзер үк миңа бирегез", диде Кондратьев.

Шул ук вакытта Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирүгә йогынты ясаган хокук бозулар булмады дип белдерде. Аның сүзләренчә, Конституциягә тавыш бирү белән чагыштырганда, Татарстанда дәгъвалар һәм мөрәҗәгатьләр саны 3,5 тапкырга кимегән. Сайлауда барлыгы 20 мең күзәтүче катнашкан. Андрей Кондратьев аерым участокларда сайлау нәтиҗәләрен мәхкәмәдә шикаять итү очрагы булудан хәбәрдар булмавын әйтте.

11-13 сентябрьдә Татарстанда президент, шәһәр һәм район, муниципаль берәмлекләр шураларына сайлаулар узды. Президент сайлауда Рөстәм Миңнеханов җиңеп чыкты.

XS
SM
MD
LG