Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тихановская: Лукашенко белән Путин очрашуындагы килешүләр легитим түгел


Светлана Тихановская
Светлана Тихановская

Беларус һәм Русия президентларының Сочида очрашуы уңаеннан Беларустагы оппозиция намзәте Светлана Тихановская белдерү белән чыкты.

Беларус президентын сайлауларда оппозиция намзәте булган Светлана Тихановская Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Бу мөрәҗәгать Русия һәм Беларус президентларының 14 сентярьдә Сочида узучы очрашуы уңаеннан ясалды. Тихановская Беларус президенты Александр Лукашенканың легитим булмавын искәртә. “Владимр Путинга искәртәсем килә: Сочида очрашу вакытында ни генә кабул итсәгез дә һәм ни турында килешсәгез дә, бу кануни көчкә ич булмаячак. Легитим булмаган Лукашенка белән ясалган барлык килешүләр яңа хакимият тарафыннан киредән каралачак. Кызганыч, сез диктатор белән диалог алып барырга карар иттегез, ә беларус халкы белән түгел” дип белдерде Тихановская.

Путин белән Лукашенка очрашуы “күзгә-күз” форматта узды, журналистлар кертелмәде. Соңрак хәбәр ителгәнчә, Русиянең Беларуска 1,5 миллиард доллар күләмендә кредит бирүе турында килешенгән. Путин сүзләренчә, моның техник мәсьәләләрен финанс министрлары карап бетерәчәк.

Бу Лукашенканың 9 августтагы сайлаулардан соң беренче тапкыр чит илгә чыгуы.

Беларус оппозициясе һәм Көнбатышның берничә иле Лукашенка килеп туган вазгыятьтә Русия һәм Беларус берләшүе мәсьәләсендә Путинга күп нәрсәләрдә юл куяр дип курка. Бу фактта Беларусның Русиягә буйсынуына китерергә мөмкин дип фаразлана. Литва сеймы Лукашенка кул куячак халыкара килешүләрне танымаска чакырып резолюция кабул итте.

9 августта узган президент сайлауларыннан соң Беларуста протест чаралары бара. Оппозиция вәкилләре сайлаулар вакытында хәрәмләшүләр күп булды дип белдерә һәм Лукашенканың сайлауда җиңүен танымый. Ял көннәрендә протест чараларында Минскида һәм илнең зур шәһәрләрендә берничә йөз мең кешелек урам йөрешләре уза.

XS
SM
MD
LG