Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 67 укытучы һәм укучыда коронавирус расланган


Республиканың 14 районында мәктәпләрдә COVID-19 ачыкланган. 41 мәктәптә 853 бала карантинда.

Башкортстанда уку елы башыннан коронавирус 67 укытучы һәм укучыда рәсман расланган. Бу санны республика хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә Башкортстан мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин китерде.

Хәзерге вакытта республиканың 14 районында мәктәпләрдә COVID-19 ачыкланган. 41 мәктәптә карантин кертелгән, барлыгы 853 бала дистанцион укуга күчерелгән.

Балалар бакчаларында аерым төркемнәр карантинга җибәрелгән. Дүрт бакча карантинга ябылган.

Урта махсус белем бирү оешмаларында коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәде диде Хаҗин.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәктәп системында коронавирус йоктыручылар санын “аз күләмдә” дип бәяләде. Мәктәпләрдә медицина вузлары студентлары арасыннан җәлеп ителгән тикшерүчеләр эше тагын бер атнага озайтыла диде башлык. “Кичә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяда иң зур тәүлеклек йоктыру турында хәбәр итте, кайбер илләрдә икенче дулкын башлана” диде Хәбиров.

Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның тагын 31 очрагы рәсми теркәлгән, барлыгы 8254 кешедә вирус расланган. Республика хастаханәләрендә 31 кеше коронавирустан дәвалана, икесе авыр хәлдә дип хисап бирде киңәшмәдә Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Шул ук вакытта Башкортстанда пневмония белән авыручылар саны зур. Үпкәсе шешеп узган тәүлектә хастаханәләргә 86 кеше китерелгән, бу расланган COVID-19 очракларыннан өч тапкыр артык.

13 сентябрьдә Башкортстан статистикасына коронавирустан үлемнең тагын бер очрагы кертелде. Салават шәһәрендә 40 яшьлек ханым үлгән диелде. Рәсми саннарга күрә, эпидемия башыннан Башкортстанда барлыгы 31 кеше коронавирустан үлгән.

XS
SM
MD
LG