Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта галимнәр коронавирусны эштән чыгара торган аксым тапкан


Бу препарат COVID-19 вирусын дәвалауга да, чир йокмасын өчен кулланырга да яраклы диелә.

АКШның Питтсбург университеты галимнәре яңа төр коронавирусны тулысынча эштән чыгара торган аксым барлыгын ачыклаган. Бу аксым аз гына күләмдә дә коронавирусны җиңә ала диелә. Ул коронавирусның S-аксымы белән бәйләнешкә керә, коронавирус эченә үтеп керә һәм аны юк итә дип белдерә галимнәр.

Бу аксым COVID-19ка каршы Ab8 даруында кулланыла торган антитәнчекләрдән 10 тапкыр кечкенәрәк диелә. Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре Cell журналында чыккан.

Дару тычканнар һәм әрләннәрдә сынап каралган һәм югары нәтиҗә күрсәткән. Шул ук вакытта яңа аксымның молекулалары кеше күзәнәкләре белән бәйләнешкә керми, бу даруның зыянлы сыйфатларын киметергә мөмкинлек бирә.

Тикшеренүдә катнашкан галимнәрнең берсе Джон Меллорс белдергәнчә, Ab8 яңа төр коронавирусны дәвалауда гына түгел, аны йоктырмас өчен дә кулланыла алачак.

XS
SM
MD
LG