Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple яңа сәгатьләр белән яңа iPad тәкъдим итте


Яңа iPhone моделе турында чарада әйтелмәде.

15 сентябрь көнне Apple ширкәтенең яңа җиһазларын тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге чара ел саен уза. Коронавирус пандемиясе сәбәпле быел ул онлайн рәвештә узды, залда тамашачылар булмады.

Быел ширкәт яңартылган Apple Watch акыллы сәгатьләрен һәм iPad планшетларының яңа моделен тәкъдим итте. Ә менә яңа iPhone смартфоннары турында берни әйтелмәде.

Яңа җиһазларны тәкъдим итү чарасы:

Apple Watch Series 6 акыллы сәгатенең төп яңалыгы – кандагы һава дәрәҗәсен контроль итү. Әлеге күрсәткечне җиһаз кан төсенә карап бәяләячәк, тикшерү өчен 15 секунд вакыт кирәк булачак. Русиядә әлеге җиһазлар 36 мең сум булачак. Аларның Apple Watch SE дип аталган очсызрак варианты да бар, аларның бәясе 24 меңнән башланачак.

Моннан тыш ширкәт ике яңа планшет та тәкъдим итте: иске дизайнлы, ләкин көчлерәк процессоры булган iPad һәм яңартылган дизайнлы iPad Air. Соңгысының экраны 10,9 дюйм тәшкил итә, 12 мегапиксель ачыклыгы булган камерасы һәм 7 мегапиксель ачыклыгы булган фронталь камерасы булачак.

Apple шулай ук Apple One дип аталган бердәм язылу хезмәтен дә игълан итте. Язылу үз эченә Apple Music, Apple TV+, Apple Arcade һәм iCloud хезмәтләрен кертәчәк һәм бу көздән эшли башлаячак. Русиядә ул аена 365 сум торачак.

Чарада шулай ук iOS 14-нең релизы көне дә аталды – 16 сентябрь. Шул ук вакытта яңа iPhone смартфоннары турында берни әйтелмәде. Ширкәт аларны тәкъдим итү соңракка күчерелер дип кисәткән иде. Белгечләр моны COVID-19 пандемиясе һәм Азиядә сәнәгать авырлыклары белән аңлата. Төрле медиа чаралаы яңа смартфоннарны тәкъдим итү берничә атнадан соң узарга мөмкин дип яза.

Apple ширкәте – дөньяның иң зур IT-ширкәтләренең берсе. МТС мәгълүматынча, 2020 елның җәендә Apple 50 мең сумнан кыйбатрак булган смартфоннар базарының 70%-ын алган. Ширкәт саткан iPhone саны 2019 елның җәе белән чагыштырганда 34%-ка арткан.

XS
SM
MD
LG