Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дәүләт бурычы өч елдан эчке тулаем җитештерү күләменең 21 процентына җитәчәк


Пандемия аркасында туган бюджет дефицитын каплау өчен дәүләт бурычларын арттырырга мәҗбүр 

Русиянең дәүләт бурычы 2023 елга эчке тулаем җитештерүнең (ВВП) 21 процентына кадәр үсәчәк, ә дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүгә чыгымнар ике тапкыр диярлек артачак. 2020 елда бу максаттан 900 миллиард сум тотылса, 2023 елда ул 1,6 триллион сумга җитәр дип фаразлана. Әлеге саннар алдагы өч елга федераль бюджет өлгесенә аңлатмада китерелгән. Документ белән РБК танышкан. Өлге 16 сентябрьдә хөкүмәт утырышында каралачак.

2019 елда Русиянең дәүләт бурычы аның резервларыннан кимрәк булган. Ләкин коронавирус кризисы һәм нефть бәяләре арзанаю аркасында 2020 елда дәүләт бурычы Русия хөкүмәтенең резервларыннан артып киткән.

2019 ел нәтиҗәләренә карый, Русиянең дәүләт бурычы эчке тулаем җитештерү күләменең 12,3 процентын тәшкил иткән (13,6 трлн сум). 2020 елда ул 19 процентка, ә 2023 елга ВВПның 21,3 процентына кадәр үсәчәк һәм 28,3 триллион сум тәшкил итәчәк дип көтелә.

Илнең тышкы бурычлары өч ел дәвамында 5,1–5,3 триллион сум дәрәҗәсендә сакланыр дип фаразлана. Дәүләт бурычларының гомуми күләмендә эчке бурычлар күбрәк булыр дип фаразлый Русия финанс министрлыгы.

РБК сораштырган экспертлар дәүләт бурычының ВВП күләменең 20 процентыннан артуын куркыныч дип санамый. АКРА суверен рейтинглар һәм макроикътисади анализлар төркеме мөдире урынбасары Дмитрий Куликов белдергәнчә, дәүләт бурычы процентларын түләп тора алмау куркынычы бу бурыч күләме ВВПның 40-50 процентына җиткән илләрдә генә күзәтелә. Бу бурыч чит ил валютасында булу да илнең тотрыклылыгына начар йогынты ясый, ә Русиянең бурычының 70-80 проценты рубльләрдә булачак ди эксперт.

XS
SM
MD
LG