Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйны Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим итәргә телиләр


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Русия оппозиция сәясмәне намзәтен бер төркем галим тәкъдим итәргә җыена.

Русия оппозициясе вәкиле Алексей Навальный Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим ителергә мөмкин. Бүләкнең бу төре бөтен дөньяда тынычлык урнашуына булышлык иткән өчен бирелә. Навальныйны абруйлы университетлардагы Русия белән кызыксынучы бер төркем профессор тәкъдим итәчәк диелә. Бу турыда медиага Нью-Джерсидагы Ратгерс университеты профессоры Сергей Ерофеев сөйләгән.

Русиядә Нобель Тынычлык бүләген алучылар юк, Советлар берлегеннән бу бүләк академик Андрей Сахаровка (1975 елда) һәм Михаил Горбачевка (1990 елда) бирелгән иде.

Алексей Навальный ике атна Шарите хастаханәсендә комада ятты, хәзер ул шунда дәвалануын дәвам итә. Германия хөкүмәте, тикшеренүләрдән соң, сәясмән “Новичок” матдәсе белән агуланган дип белдерде. Русия хакимияте Навальныйның хәле начарайгач алынган анализларында агу юк иде дип белдерә. 17 сентябрьдә Навальный көрәштәшләре сәясмәннең Томскида хастаханәдә үк агуланган дип хәбәр итте. Алар Навальныйның хәле начарайганын белеп алгач та аның кунакханә бүлмәсендә шәхси әйберләрен җыеп алуларын әйтте һәм моның видеосын күрсәтте. “Проект” сайты да, үз тикшеренүен уздырып, сәясмәнгә агу хастаханәдә эчкән су шешәсе аркылы эләккән дигән нәтиҗә ясады. Элек сәясмәннең эчкән шешәсендә агу эзләре табылуын Германия экспертлары хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG