Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Татарстан президенты вазифасына кереште


Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе
Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе

Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында Татарстанның сайланган президенты Рөстәм Миңнехановның вазифаларына керешү тантанасы узды. 

Рөстәм Миңнеханов "Татарстан халкына тугры хезмәт итәчәге, ватандашларның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итү, Русия һәм Татарстан конституцияләрен, кануннарны үтәячәге, үзенә йөкләнгән югары вазифаларны намус белән" үтәячәге турында ант биргәннән соң Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин премьер Михаил Мишустиннан аңа инаугурация уңаеннан котлавын җиткерде. Хөснуллин шулай ук Миңнехановның моңарчы алып барган эшчәнлеген мактап телгә алды.

Тантаналы утырышта шулай ук Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстанның элекке президенты, республиканың дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә бар иде.

"Хәзер безгә туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга омтылган барлык көчләрне берләштереп, төптән уйланылган чараларны эзлекле рәвештә тормышка ашыру гаять мөһим. Бу көннәрдә узган сайлаулар нәтиҗәсендә җирле авыл идарәләренә сайланган депутатлар бу гамәлне тормышка ашыруда максатчан, нәтиҗәле эш башкарырга һәм сайлаучылар алдында даими җавап тотарга тиеш. Без сайлап куйдык, таләп итә алабыз. Бу юнәлештә Татарстан президенты каршында оештырылган татар теле комиссиясенең эш алымнары үрнәк булып тора. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы төп рольне уйнарга тиеш. Монда башка чара юк", диде Шәймиев. Аның сүзләренчә, Русиянең яңартылган конституциясе дә, Татарстан конституциясе дә бу омтылышларга хокукый нигез булып тора.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан президентын сайлауда 83 процент тавыш җыюы игълан ителде. Ул өченче мөддәткә кереште.

XS
SM
MD
LG