Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер төркем һәвәскәр Диснейның "Мандалорлы" сериалын татарчага тәрҗемә итте


Сериал "Йолдызлар сугышы" кино дөньясына карый. Әлегә беренче серия тәрҗемә ителде, яшьләр тавышландыру эшен дәвам итәргә тели.

Интернетта татар телендә Disney студиясенең "Йолдызлар сугышы" кино дөньясы нигезендә төшерелгән "Мандалорлы" сериалының беренче сериясе дөнья күрде. Татарча серия "Безнең тәҗрибә" сайтында урнаштырылган.

Тәрҗемә һәм тавышландыру эшләрен 3 яшь кешедән торган һәвәскәрләр төркеме башкарды: Ирек Хәйрулла, Мәликә Мотыйгуллина һәм Ришат Хабибуллин. Әлегә татарчага беренче серия тәрҗемә ителде, алга таба һәвәскәрләрнең бөтен сезонны тәрҗемә итү нияте бар.

Активист Ирек Хәйрулла Азатлыкка сөйләгәнчә, татар телендә заманча кинога һәм заманча контентка ихтыяҗ бик зур. "Без "Йолдызлар сугышы" кино дөньясының җанатарлары, шуңа күрә аңа караган сериалны тәрҗемә итәргә булдык та. Серияләр озын түгел, шуңа күрә моны башкару бик катлаулы булмас дип уйлаштык", диде ул.

Алга таба һәвәскәрләр сериалның башка серияләрен дә татарча тавышландырырга җыена. "Без барыбыз да университет студентлары, эшләр дә күп, бу безнең өчен хобби гына. Шулай да тәрҗемә эшләрен дәвам итәчәкбез, беренче чиратта "Мандалорлы" сериалын тәмамлыйсы килә", дип сөйләде Ирек Хәйрулла.

"Мандалорлы" – 2019 елда чыккан Disney студиясенең сериалы. "Йолдызлар сугышы" кино дөньясына нигезләнгән. Беренче сезон Disney+ стримминг хезмәтендә күрсәтелә. 2020 елның ахырында сериалның икенче сезоны чыгачак.

XS
SM
MD
LG