Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан президентын сайлау нәтиҗәләренә каршы акция булмый калган


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе уңаеннан активистлар Ирек мәйданында чара уздырырга теләгән

Татарстан президентын сайлауларның гадел булмавына каршы Казанның Ирек мәйданында акция ясарга теләгән активистлар полициядән кисәтүләр алган. Шул сәбәпле алар чараны уздырмаска булган.

Акция 18 сентябрь иртән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе уңаеннан узарга тиеш булган. Активистлар Ирек мәйданында ак кәгазь битләре өләшергә җыенган. Бу буш кәгазьләр сайлаучыларның тавышлары билгесе дип уйланылган.

Ләкин аннан алда активистларның күбесенә полиция килгән. “Э” үзәге вәкилләре аларга ачык чаралар уздырырга ярамаганлыгы турында кисәтү ясаган.

“Чарада катнашырга теләүчеләрдән мөрәҗәгатьләр күп булды, ләкин басым аркасында иң кыюлар тукталып торырга карар итте” дип сөйләгән чараны оештыручылар.

Ак кәгазьләрнең бер өлешен алар чүп савытларына ташларга җыенган. Шул рәвешле Татарстан президентын сайлау нәтиҗәләре белән килешмәүләрен күрсәтергә теләгән. Бүген Казанда тагын бер шундый чара уздыру ниятләнә.

18 сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов өченче тапкыр президент вазифасына кереште. Якшәмбедә узган сайлауларда Миңнеханов сайлаучыларның 83,28 процент тавышын җыеп җиңеп чыкты. Миңнеханов өчен 1 939 316 кеше тавыш биргән диелде.

XS
SM
MD
LG