Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрыннан вице-премьер статусы алына


Татарстан Дәүләт шурасы
Татарстан Дәүләт шурасы

Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов премьер-министр урынбасары булачак.

Татарстан премьер-министры вазифасына Алексей Песошин расланды. Аның намзәтен Татарстан дәүләт шурасы депутатлары бертавыштан хуплады.



Дәүләт шурасы утырышында Песошин хөкүмәттәге кайбер үзгәрешләр турында хәбәр итте. Яңа хөкүмәттә мәгариф һәм фән министры вице-премьер дәрәҗәсендә булмаячак. Шул ук вакытта премьер урынбасарлары саны элеккеге санда кала. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов вице-премьер статусына ия булачак.

Мәгариф министрлыгы республикада социаль тәэминат белән шөгыльләнүче вице-премьер кулы астында эшләячәк.

Моннан тыш, Татарстан социаль-икътисади мониторинг комитеты бетерелә. Аның вәкаләтләре республиканың икътисад министрлыгына тапшырыла.

Беренче вице-премьер вазифасына яңадан Рөстәм Нигъмәтуллин расланды. Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, министрлар кабинеты идарәсе башлыгы Шамил Гаффаров. Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә хөкүмәт башлыгы урынбасары вазифасында калды. Шулай ук Ләйлә Фазлыева, Васил Шәйхразыев, Роман Шәйхетдинов та вице-премьерлар буларак расланды. Бу намзәтләрнең барысын да депутатлар бертавыштан раслады.

Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов вазифасыннан киткәннән соң, министр урыны буш тора. Яңа министрның кем буласы Дәүләт шурасы утырышында әйтелмәде.

XS
SM
MD
LG