Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскидагы хатын-кызлар маршында 300дән артык кеше тоткарланган


Минскидагы урам чарасында тоткарлау, 19 сентябрь
Минскидагы урам чарасында тоткарлау, 19 сентябрь

Тоткарланучылар арасында беларус протесты йөзе булган Нина Багинская да бар.

Мински милициясе шәһәрдә узган хатын-кызлар маршында катнашучы 300ләп кешене тоткарлаган. Тоткарланучылар санын "Весна" хокук саклау үзәге җыя.

Тоткарланучылар арасынңа 73 яшьлек Нина Багинская да бар. Ул беларус протесты йөзләренең берсе. Tut.by язуынча, соңрак Багинская азат ителгән.

Хокук саклау органнары маршта катнашучыларны "Айсберг" сәүдә үзәге каршында блоклаган. Шуннан соң ОМОН вәкилләре хатын-кызларны берәмләп тартып чыгып, тоткарлый башлаган, дип яза Onliner.

Тоткарланучылар саны шулкадәр күп булган, автозаклар алдында чиратлар барлыкка килгән. Тоткарланучыларның бер өлешен автозакларда урын җитмәү сәбәпле азат иткәннәр.

Кимендә ике хатын-кыз хастаханәгә эләккән.

Беларуста протестлар президент сайлавыннан бирле дәвам итә. Сайлауда җиңүче булып Александр Лукашенко игълан ителгән, оппозиция сайлауда күпсанлы хәрәмләшү булган дип саный. Айдан артык вакыт дәвамында ял көннәрендә күпсанлы протест чаралары уза. Шимбә көннәрендә хатын-кызлар маршлары уза.

Узган ялларда милиция ике көн эчендә меңгә якын кешене тоткарлаган.

XS
SM
MD
LG