Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте өлкәннәргә изоляциягә кире кайтырга киңәш итте


21 сентябрьдән республикада коронавирус чикләүләренең тагын бер өлеше йомшартыла, ләкин өлкәннәргә өйдә торырга киңәш ителә.

Татарстан хөкүмәте коронавирус эпидемиясе уңаеннан чаралар турындагы карарына үзгәрешләр кертте. Анда 21 сентябрьдән кайбер йомшартулар кертелүе әйтелә. 18 сентябрьдә карарга Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Аерым алганда, җәмәгать туклануы оешмалары кеше санын бераз арттыра ала. Элек аларга залларының яртысын гына тутырырга рөхсәт ителсә, хәзер 70 процент мәйданга кеше утыртырга ярый. Моннан тыш, бер өстәл артында утыручы кешеләр санына да чикләү алына. Мәҗлесләрдә 100 кеше, ачык урында булса - 200 кеше җыела ала.

Дүшәмбедән балалар уен мәйданчыкларына һәм күңел ачу үзәкләренә дә эшли башларга рөхсәт ителә. Алар ачылыр алдыннан бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә язып хәбәр итәргә тиеш.

Шул ук вакытта хөкүмәт карарында 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйләреннән бик кирәк булмаганда чыгып йөрмәскә киңәш ителгән.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда барлыгы 6997 кеше COVID-19 йоктырган, 71 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG