Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан думасы депутатлары Метшинны мэр итеп яңадан сайлап куйды


Илсур Метшин

Илсур Метшин бу вазифаны 15 ел били.

Казан думасы депутатлары шәһәр идарәсе җитәкчесе вазифасына яңадан Илсур Метшиннны сайлады.

Метшин намзәтен “Бердәм Русия” фиркасе тәкъдим иткән иде. Метшин альтернативасыз сайлауда җиңде. Бүтән беркем дә башка бер намзәтне тәкъдим итмәде. Шәһәр думасындагы КПРФ фиркасе җитәкчесе Алексей Серов үз фракциясенең мэрны халык тарафыннан туры тавыш бирү аша сайлау яклы булганын, шуңа күрә намзәт тәкъдим итеп тормавын әйтте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та туры сайлауларга каршы чыкты.

“Без инде ул тәҗрибәне өйрәнгән идек, артык өстенлекле якларын күрмәдек” диде Миңнеханов. Ул депутатлардан Метшинны хуплауларын сорады.

Нәтиҗәдә 44 депутат Метшинны яклап, дүрт депутат каршы тавыш бирде.

Илсур Метшин Казан мэры вазифасына 2005 елда кереште. Бер тапкыр да туры сайлаулар ысулы белән сайланганы булмады.

XS
SM
MD
LG