Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыр ширкәте Башкортстанның Әбҗәлил районында геология эшеннән баш тарткан


Халык протестлары шартларында кишәрлектә эшчәнлек өчен сәбәп күрмибез дип белдергән ширкәт вәкилләре.

“Рус бакыр ширкәте” Башкортстанның Әбҗәлил районында Салават кишәрлегендә бакыр эзләү өчен геология эшләре алып барудан баш тарткан. Халыкның бу җирләрдә бакыр чыгару оештырылуына каршы чыгуы әлеге карарга сәбәп булган диелә. Бакыр ширкәте Әбҗәлил районыннан китү турында карарын район башлыгы Илдар Нәфыйков мөрәҗәгатеннән соң кабул иткән дип яза Коммерсант.

Бакыр ширкәте бу шартларда кишәрлектә эш алып барырга сәбәпләр күрми диелә хәбәрдә.

Бакыр ширкәте үзенең кыйммәтләргә таянып эшләгәнен, экология турында кайгыртуы кәгазьдә генә булмыйча, тормышта чынга ашырылуын әйткән.

Августта һәм сентябрьдә Әбҗәлил районы кешеләре “Рус бакыр ширкәтенең” бакыр чыгара башлау ниятенә каршы чаралар уздырды. 20 сентябрьдә шундый чарага 2 меңләп кеше җыелды. Алар Салават кишәрлегендә урнашкан Кыркытауга Куштау шиханына биргән шикелле табигать һәйкәле статусы бирүне сорап Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка мөрәҗәгать итәргә тели.

“Рус бакыр ширкәте”нә керүче Александинский тау-мәгъдән ширкәте (АГК) 2019 елның февралендә бакыр ятмаларының Салават кишәрлеге белән файдалануга рәсми хокук алган. Бу кишәрлектән 208,7 млн тонна бакыр мәгъдәне һәм 992,6 мең тонна бакыр чыгарып була дип фаразлана. АГК кишәрлекне куллану хокукы өчен 59,69 миллион сум түләгән.

Әбҗәлил районы халкы бакыр чыгару бу җирләрнең табигатенә зур зыян салачак дип белдерә. Бакыр тау байгыту ширкәте төзелгән очракта Зур Кызыл һәм Кече Кызыл елгаларында су агуланачак, Башкортстанның Әбҗәлил районында һәм Чиләбе өлкәсенең Кызыл районында зур авыллар чиста судан мәхрүм калачак дип белдерә активистлар. 120 километрга сузылып аккан Зур Кызыл елгасы Сибай шәһәрен, Урал елгасын туендырып тора, ә Кече Кызыл Магнитогорскины су белән тәэмин итә дип искәртә алар.

2019 елның көзендә Сибай активистлары РМКның Әбҗәлил районындагы Салават кишәрлегендә бакыр чыгаруына юл куймавын таләп итеп, Русия президенты Владимир Путинга, Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга һәм табигый байлыклар министры Дмитрий Кобылинга адресланган петиция чыгарган иде.

“Рус бакыр ширкәте” 30дан артык кечерәк ширкәтне берләштерә. Җитештерү нокталары Чиләбе, Свердлау, Оренбур, Түбән Новгород өлкәләрендә, Хабаровски краенда, Казакъстанда урнашкан. Холдингның төп иясе – Русия миллиардеры Игорь Алтушкин. 2020 ел Forbes исемлегендә ул 3,1 миллиард доллар байлыгы белән 33нче урында.

XS
SM
MD
LG