Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәгариф идарәсе: мәктәп укучысы мәктәпкә хиҗапта йөри ала


Архив фотосы

Мәктәпкә яулыктан йөрмәү таләбе турында элегрәк 10 мәктәп баласының әнисе зарланган иде.

Казан мәгариф идарәсе шәһәрнең 10 мәктәбендә туган низаг чишелүен хәбәр иткән. Идарәнең матбугат хезмәте белдерүен "Вечерняя Казань" басмасы китерә.

10 мәктәпбендә укучы берничә баланың ата-анасы мәктәпкә яулыктан йөрүне тыйган мәктәп мөдиренә зарланган. Моның сәбәпле ата-аналар балаларын хәтта башка мәктәпләргә күчерергә җыенган.

Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе әлеге вакыйга уңаеннан тикшерү үткәреп, низагның хәл ителүен хәбәр иткән.

"Кичә мәктәп мөдире белән әлеге тыюның мөмкин булмавы турында сөйләшү оештырылды. Сөйләшү турында Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иткән әнигә дә хәбәр ителде. Хәзерге вакытта низаг хәл ителгән, бала мәктәпкә яулыктан йөрүне дәвам итә", диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш мәгариф идарәсе башка мәктәпләр мөдирләрен дә мондый гамәлләрне булдырмау турында кисәткән.

Казанның аерым фәннәрне тирәнтен укыткан 10 номерлы татар-урыс мәктәбе Идел буе районында урнашкан. Аны Алсу Желтякова җитәкли. Мәктәптә 630 укучы белем ала.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG