Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватанчы" милли татар хәрәкәте төзелә


"Ватанчы" хәрәкәте логосы
"Ватанчы" хәрәкәте логосы

Яңа оешманың максатлары һәм вазифалары турында активист Рафис Кашапов язып чыкты.

"Азат Идел-Урал" оешмасы җитәкчеләренең берсе, хәзер Британиядә сәяси сыену алып яшәүче Рәфис Кашапов татар яшьләрен берләштерүче "Ватанчы" хәрәкәте төзелүен хәбәр итә. Бу турыда ул Фейсбукта язып чыкты.

"Vatançı Milli Tatar Häräkäte" – татар яшьләренең мөстәкыйль төркеме, татар халкының киләчәк язмышына һәм тарихына битараф булмаган фикердәшләр берлеге диелә оешманың аңлатмасында. Статусы "хөкүмәтнеке булмаган оешма" дип күрсәтелгән.

"Ватанчы" хәрәкәтенең төп кыйммәтләре – гореф-гадәт, мәдәният, тарих, тел, дин, милли бердәмлек дип әйтелә.

Хәрәкәтнең максат һәм вазифалары да санап кителә. Проектларны тормышка ашыру, "Divar" проекты аша татар халкының урыслашуына каршы чаралар, милли татар хәрәкәтләренең, аларның лидерларының, активистларының, татар диаспораларының, татар халкының үз-үзен тану һәм хокуклары өчен көрәштә берләшү, халыкара юридик оешмалар һәм фондлар белән хезмәттәшлек, халыкка хәбәрдарлык эшчәнлеген формалаштыру, дини һәм патриотик тәрбия бирү диелә.

XS
SM
MD
LG