Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленә каршы көрәшкән Ирина Волынец Татарстанның балалар омбудсмены вазифасына тәкъдим ителде


Ирина Волынец
Ирина Волынец

Илкүләм ата-аналар комитеты җитәкчесе намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.

Татарстан дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты Илкүләм ата-аналар комитетының Үзәк шурасы рәисе Ирина Волынец намзәтен Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына хуплады. Волынец намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән. Балалар обмудсменын шура 24 сентябрьдәге утырышында билгеләячәк.

Моңа кадәр Татарстанның балалар омбудсмены Гүзәл Удачина иде. Аны республиканың Конституция мәхкәмәсенә хөкемдар итеп күчерергә мөмкиннәр дип яза Татарстан медиалары.

“Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы Ирина Волынец ата-аналар комитетында эшчәнлегеннән тыш, Русия президенты каршындагы балалар омбудсмены иҗтимагый шурасы әгъзасы да булып тора. 2018 елда ул Русия президентын сайлауларда намзәт булды. Шулай ук аның Русия көнен 1 июльгә күчерү, битлек һәм бармакчаларга дәүләттән акчалата ярдәм кертү, БДИны бетерү кебек тәкъдимнәре дә булды.

Волынец җитәкләгән ата-аналар комитеты күп еллар дәвамында Татарстанда татар теле дәресләрен бетерү өчен тырышты. 2013 елда чыккан мәкаләсендә Волынец үз гаиләсендә татар теленә мөнәсәбәт турында язып, баласына “татар теленнән “берле” билгесе алсаң да, бөтенләй ул дәресләргә йөрмәсәң дә бер сүзем юк” дип җавап биргәнен әйткән иде.

XS
SM
MD
LG