Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курслары эшли башлый


Мәчетләрдә татар теле курслары өчен төзелгән дәреслек
Мәчетләрдә татар теле курслары өчен төзелгән дәреслек

Татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәтеп чыгару курслары өчен 2500 данә дәреслек бастырылган.

Татарстан мәчетләрендә 1 октябрьдән татар теле курслары эшли башлый. Хәзер республиканың 100 мәчетендә бу дәресләргә язылу бара. Бу турыда Татарстан мөселманнары диния назәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Курсларга язылу өчен мәчетләр исемлеге дә китерелә. Әлеге курсларда уку түләүсез.

2018 елдан бирле ел саен оештырыла торган мәчет яны татар теле курслары быел ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла.

Мәчетләрдә оештырылган дәресләр татар телен башлангыч дәрәҗәдә белеп чыгуны күздә тота. Курслар алты ай бара, кичләрен атнасына ике дәрес күләмендә укытылачак. Телне өйрәнгәндә сөйләшү күнекмәләрен ныгытуга игътибар биреләчәк. Теләгәннәр өчен ислам нигезләре белән танышу, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү мөмкинлеге дә тудырылачак диелә мөфтият хәбәрендә.

Укытуда Казандагы Русия ислам институты һәм “Хозур” нәшрияты бергә әзерләгән махсус дәреслек кулланылачак. Бу дәреслекнең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы чыккан. “ Шушы көннәрдә әлеге уку әсбабы камилләштерелеп, Федераль белем бирү стандартларына туры китереп, кыска вакытлы курсларда белем алучылар өчен махсус төзелеп, төсле иллюстрацияләр белән баетылып 2500 данә нәшер ителде” диелә хәбәрдә.

Узган елда мәчетләрдә татар телен 436 кеше өйрәнгән. 2018 елдан бирле курсларны 1327 кеше тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG