Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов 2021 елны "туган телләр елы" дип игълан итәргә тәкъдим итте


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе, 18 сентябрь
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе, 18 сентябрь

Шулай ук ел алдагы елның мөһим вакыйгасы буларак халык җанисәбен дә телгә алды. 

24 сентябрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт шурасына һәм халыкка үзенең еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итә.

Үз юлламасында президент киләсе елны "туган телләр һәм халык бердәмлеге елы" дип игълан итәргә тәкъдим итте. Аерым игътибарны ул балалар тәрбиясенә юнәлтергә кирәк, аларның туган телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнү теләген үстереп торырга кирәк, дип белдерде.

"Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтәң. Без телне саклау өчен барлык көчебезне куячакбыз. Бу безнең алдагы буыннар алдында бурычыбыз", диде Миңнеханов.

Президент шулай ук алдагы елның мөһим вакыйгасы буларак халык җанисәбен телгә алды. Дөнья татар конгрессының бурычы дип ул Милли стратегияне тормышка ашыруны атады. Юллама тексты нигездә урысча укылса да, һәр тема турында сөйләгәндә Миңнеханов татарча берничә җөмлә укыды.

Мөрәҗәгатьтә Татарстанның пандемиягә каршы уңышлы гына көрәшә алуы, икътисади кризис булдырмау өчен күп чаралар күренүе дә әйтелде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә IT-юнәлешне үстерү кирәклеге дә телгә алынды.

Татарстан президенты еллык юллама белән унберенче тапкыр мөрәҗәгать итә. Бу аның 2020 елда яңа, өченче мөддәткә көрешүдән соң беренче юлламасы. Чара Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында уза һәм онлайн күрсәтелә.

XS
SM
MD
LG