Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида автобуста татарча сөйләшкән өчен бер ир татар хатынының башына суккан


Омски шәһәре

Һөҗүм итүче “Йә урысча сөйләш, яисә авызыңны яп!” дип боерган. 

Омскида маршрут автобусында барганда татар хатынына туган телендә сөйләшкән өчен бер юлчы һөҗүм иткән. Һөҗүмгә дучар булган хатын-кыз - 67 яшьлек Люция Тимофеева. Ул бу хәлне Азатлыкка раслады.

“Мин үзем йөри торган маршрут автобусында өемә кайтып бара идем, өлкән яшьтәге туганым белән татарча сөйләшеп кайттым. Шунда миңа арттан кемдер каты итеп төртте. “Йә авызыңны яп, йә урысча сөйләш” ди. Әйләнеп карадым, безнең тирәдә яшәүче таныш кеше. Миң аңа “бәйләнмә” диебрәк җавап кайтардым. Борылдым да татарча сөйләшүемне дәвам иттем” дип сөйләде Тимофеева Азатлыкка.

Шунда теге ир аның башына китереп суккан. “Бармак сөякләре белән суккандыр инде, баш чүмечемдә каты бәрелгән урын калды” дип сөйли ул.

Аның сүзләренчә, автобуста хатын-кызлар һәм балалар гына булган, беркем дә аңа ярдәмгә ашыкмаган, барысы да куркып калганнар. “Ул шундый зур гәүдәле кеше, полициягә барам дигәч, тагын һөҗүм итә башлады, сугышырга маташты, тик мин куркып калдым да аның белән бәйләнмәскә булдым” дип сөйләде Люция ханым.

“Өйгә кайткач, туганнарымның, балаларның бу хәлгә бик ачулары килде, моны халыкка чыгарырга кирәк диделәр” ди ул.

Бу кешене яклап чыгучылар да бар дип искәртә. “Бер хатын язды: син этикет сакларга тиеш, Русиядә яшисең икән, урысча сөйләшергә тиеш, диде. Ә берәр әрмән кешесе, яки башка Кавказ халкы кешесе үз телендә сөйләшсә, ул аңа да шулай һөҗүм итә алыр иде микән, әллә карт апаларга гына кулы күтәреләме?” ди Люция ханым.

“Безнең җәйге бакчалар бер җирдә, бездә бакчалар оешмасы рәисе дә татар, ул да бу хәлне белә. Безнең монда гомумән халыкның яртысы татарлар һәм казахлар, ничек ул әлегә кадәр безнең белән яшәргә күнекмәгән?” дип гаҗәпләнә әңгәмәдәш.

“Беркайчан болай булганы юк иде, миңа беркем беркайчан кисәтү ясаганы булмады, гомер буе урыслар белән эшләдем. Вак-төяк сүзгә килүләр булгалады, ләкин мондый хәлгә очраганым юк иде” дип сөйли ул.

Люция ханым полициягә шикаять язган, хәзер медицина белешмәсе алырга җыена.

Ngs55.ru шәһәр порталы хәбәр итүенчә, эчке эшләр министрлыгының Омски өлкәсе идарәсе матбугат хезмәте Люция Тимофеевадан шикаять килүен раслаган. “Бу эш өлкән участк полициясе контролендә. Хәлнең ничек булганын ачыклау өчен чаралар күрелә. Шаһитларны сораштыру, зыян күрүченең үзен сораштыру һәм башка гамәлләр көтелә” дигәннәр хокук саклау органнары вәкилләре.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG