Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы Татарстан пенсионерлары өчен яшәү минимумын күтәрүдән баш тартты


Пенсионерларның яшәү минимумы дүрт ел дәвамында арттырылмады. 2021 елда да ул элеккечә 8232 сум тәшкил итәчәк

Татарстан Дәүләт шурасы 2021 елга пенсионерлар яшәү минимумы турында канун кабул итте. Канунга ярашлы, пенсиягә федераль өстәмә түләүләрне билгеләү өчен кулланыла торган яшәү минимумы алдагы дүрт елдагыча кала, һәм ул 8232 сум тәшкил итәчәк.

Канун өлгесен Татарстан хөкүмәте әзерләгән. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова әлеге сумма калдырылуын республикада яшәү минимумы тагын да азрак – 7994 сум булуы белән аңлатты.

Пенсионерлар өчен яшәү минимумы пенсиясе аз булган кешеләргә өстәмә түләүләрне исәпләп чыгарганда кулланыла. Канунда бу күрсәткечнең үзгәртелмәве киләсе елда да Татарстан пенсионерларының өстәмә түләнгән акчалары артмаячагын аңлата.

КПРФ фиркасе канун өлгесенә каршы чыкты. Депутат Артем Прокофьев яшәү минимумы биш ел рәттән арттырылмавын “башка сыймаслык хәл” дип атады.

“Тулаем төбәк җитештерүе 33 процентка үсте. Инфляция Русиядә дүрт елда 16 процентка үсте” дип искәртте депутат. Ул Татарстанның яшәү минимумы күрсәткече буенча быел Русиядә арттан дүртенче урын алганын әйтте.

“Бездән арттарак Чуашстан, Адыгея һәм Белгород өлкәсе генә. Бу казанышмы?” диде Прокофьев.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кризис вакытында “бу биеклекне саклап калу – үзе үк уңай адым” дип белдерде. Ул “болай да коронавируска каршы көрәшкә зур акчалар китә, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәкләргә ярдәмгә дә” дип өстәде.

Пенсионерларның яшәү минимумын 8232 сум күләмендә калдыруны яклап 71 депутат тавыш бирде. Тугызы каршы, өчесе тавыш бирүдән тыелып калды.

XS
SM
MD
LG