Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү коронавирус чикләүләрен кайтара башлый


Кызыл мәйдан
Кызыл мәйдан

Чикләүләр әлегә Мәскәү мэры Сергей Собянинның халыкка үтенече рәвешендә генә яңгыратыла. Мэр коронавирус табылу очракларының шактый артуын белдерде

Мәскәүдә 28 сентябрьдән өлкән яшьтәгеләр өчен коронавирус чикләүләре яңадан кертелә. Мәскәү мэры Сергей Собянин өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган мәскәүләрдән өйләрендә калуларын үтенде. Аларга аерым яшәүче туганнары белән күрешмәскә, кибетләргә чыгып йөрмәскә киңәш ителде. Шул ук вакытта саф һавада йөрү, физик күнегүләр белән шөгыльләнү ярый. 65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче пенсионерларга өйләреннән торып эшләүгә күчү яки ял алу дөресрәк булыр диелде.

Аннан алда Собянин Мәскәүдә коронавирус йоктыру очракларының шактый нык артуын белдергән иде. “Әлбәттә, хәзерге хәл быелгы яздагы хәлдән нык аерыла. Узган айларда без яңа вирус хакында күп әйбер белдек, саграк була башладык, йоктырудан сакланырга мөмкинлек бирүче гадәтләр керттек. Табиблар бу авыруны ачыкларга һәм дәваларга өйрәнде. Ләкин шулай да, табиблар фикеренчә, ике авыруның бер-берсе өстенә килүе – салкын тию һәм коронавирус, бик куркыныч булып тора һәм авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин” дип белдерде Собянин.

Шулай ук аның шәһәрнең зур ширкәтләреннән хезмәткәрләрен читтән торып эшләүгә күчерүләрен соравы билгеле булды. РБК танышкан хатка караганда, шундый үтенеч Сбербанк, “Яндекс” һәм Ростех ширкәтләренә юнәлтелгән. Бу оешмаларда биш меңнән артык кеше эшли диелә.

Мәскәүдә сентябрь ахырында коронавиус ачыклану очраклары яңадан бер меңнән артып китте. Мондый саннар аңа кадәр июньдә булган иде. Моннан тыш, узган атна эчендә коронавирус белән хастаханәләргә китерелгән кешеләр саны да 30 процентка арткан диелде Мәскәүнең коронавируска каршы көрәш оператив штабында.

Русия башкаласы коронавирус иң нык таралган шәһәр, эпидемия башыннан 280,5 меңгә якын кешедә вирус табылды. 5 меңнән артык кеше үлде.

XS
SM
MD
LG