Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы аз керемле гаиләләргә "ипи карточкалары" кертү турында канун әзерли


Азык-төлек сертификатларын яшәү минимумының чирек өлеше күләмендә бирергә уйлыйлар.

Русиядә аз керемле гаиләләргә ярдәм өчен азык-төлекне карточкага бирү системы кире кайтырга мөмкин. Хәзер Русия думасы шундый канун әзерли.

Думаның хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр иткәнчә, азык-төлек сертификатлары яшәү минимумының 25 процентыннан да ким булмаган суммага исәпләнә. Дәүләт оешмалары бу сертификатка нинди ризык сатып алырга була икәнен раслаячак.

Канунда уйланылганча, сертификат иясе шул суммага кибеттән ризык ала, аннары кибеткә бу акча бюджеттан кире кайтарыла.

Росстат мәгълүматына караганда, Русиядә хәерчелекнең теге ягында яшәүчеләр саны 2019 елның икенче кварталында 1,8 миллионга арткан, 20 миллион кешенең кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган.

Пандемия кризисы тәэсирендә 2020 елда илдә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 13,3 процентка кадәр күтәреләчәк дип фаразлана.

2020 елда Русиядә яшәү минимумы 11 012 сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG