Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары Навальный агулануыннан соң Путинның керемнәрен тикшерергә тәкъдим итте


Сенаторлар Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны агулауга кагылышы булу ихтимал рәсмиләргә карата чикләүләр кертүче канун өлгесен әзерләгән.

Канун өлгесен республиканнар фиркасеннән дә, демократлар фиркасеннән дә вәкилләр кергән сенаторлар төркеме әзерләгән. Документка ярашлы, Ак йорт Русия президенты Владимир Путин һәм аның гаиләсенең финанс хәле һәм активлары турында Конгресс өчен хисап туплап бирергә тиеш.

Навальныйны агулау АКШның химик һәм биологик корал өстеннән контроль турында кануннары кысаларында тикшерелергә тиеш. Бу кануннар аларны бозган илләргә карата Вашингтон тарафыннан чикләүләр кертүне күздә тота.

Агулауга катнашы булган түрәләргә АКШка керү тыелырга, аларның чит ил банкларындагы акчалары томаланырга тиеш. Әлеге чикләүләр кагылырга мөмкин булган рәсмиләр исемлеге документта китерелмәгән.
Алексей Навальный 20 августта агулану билгеләре белән хастаханәгә эләкте. Европаның өч илендә лабораторияләр аның организмында "Новичок" төркеме агулаучы матдәсе эзләрен тапты. АКШ һәм Европа берлеге Мәскәүне Навальныйга һөҗүмне тикшерергә чакырды. Русиядә агулану турында җинаять эше бүгенгә кадәр ачылмаган.

Чикләүләр турында канун өлгесе демократлар фиркасеннән сенатор Крис Кунс сайтында чыкты. Канун өлгесен ул фиркадәшләре Бен Кардин ("Магнитский акты" авторы), Крис Ван Холлен һәм республиканнар Марко Рубио, Митт Ромни белән берлектә әзерләгән.

XS
SM
MD
LG